Денис Гордийко фотосы
Бу якшәмбе, 31 майда, «Елмай» балалар паркында ел саен үткәрелә торган «Урам ритмы» бию чемпионаты узачак.
Титул өчен төрле яшь категорияләрендәге ялгыз биючеләр һәм командалар көрәшәчәк. Биючеләр сәхнәдә үзләренең холкын, үзләренә генә хас булган стильне, яңа хәрәкәтләрен һәм биюгә мәхәббәтен күрсәтү өчен чыгачак, дип хәбәр итә парк командасы.
Ярышлар 11:00 дән 17:00 гә кадәр узачак. Биючеләргә дәрт һәм рухи ярдәм биреп торырга, матур концерт карарга, күңелле мохиткә чумарга килү ирекле.