Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
05.05.2026, 15:23

Казанда яшәүче хатын-кыз зарарлы программа белән бәйле видеоны ачып, 140 мең сумнан мәхрүм калган

Материалга кагылышлы сылтама күрсәтелгән хәбәрне аңа хезмәттәше юллаган

Денис Гордийко фотосы

Казанда 65 яшьлек хатын-кыз алдакчылар тозагына эләгеп, 140 мең сум акчасыннан мәхрүм калган. Зыян күрүче зарарлы сылтама буенча эш итеп, җинаятьчеләргә телефонга һәм банк кушымтасына керү мөмкинлеген ачкан.

Полиция мәгълүматлары буенча, әлеге ханыма хезмәттәшеннән сылтама аша видео карау үтенече белән хәбәр килә. Ул файлны ача, әмма видеоны карый алмый. Берникадәр вакыттан соң зыян күрүче онлайн-банкка керә һәм үз счетыннан башка счетка 140 мең сум акча күчерелүен аңлап ала. Шуннан соң ул хокук органнарына мөрәҗәгать итә. Полиция хезмәткәрләре телефонга видео урынына зарарлы кушымта урнаштырылуын ачыклый. Әлеге кушымта ярдәмендә явыз ниятле затлар зыян күрүченең телефонына кереп, акчаларын онлайн-банк аша күчерү мөмкинлегенә ия булган.

Әлеге очрак буенча «Алдау юлы белән чит милекне урлау» маддәсе нигезендә җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе.

Казан полициясе билгесез сылтамалар буенча файлларны ачмаска киңәш итә, хәтта танышлардан булса да ачмау яхшы, ди алар. Шулай ук смс-кодларны да беркемгә хәбәр итәргә ярамый. Аккаунтка зыян килү очрагында тиз арада парольне алыштырырга һәм карталарны блокка кую өчен банкка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Алдарак Татарстан башкаласында ир-атның һәм хатын-кызның интернетта товар сатып алганда 138 мең сумнан артык акчаларынннан мәхрүм калулары хакында хәбәр ителгән иде. Алдакчылар шәһәрлеләр белән мессенджерлар аша элемтәгә кергән.

Барлык яңалыклар