Денис Гордийко фотосы
Казан юлларында юл-транспорт һәлакәтләре күрсәткече уңай якка үзгәрә. Соңгы 10 елда шәһәрдә аварияләрнең гомуми саны 40% ка якын кимегән: 2015 елда 1968 һәлакәт булса, 2025 елда барлыгы 1226 очрак теркәлгән. Һәлак булучылар саны ике тапкырга якын – 66 дан 31 кешегә кадәр кимегән.
Әлеге мәгълүматны Казан дәүләт автоинспекциясе башлыгы Михаил Савин юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча шәһәр комиссиясе утырышында китерде.
Комиссияне Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров үткәрде.
Быел да уңай якка үзгәрешләр саклана. 2026 елның беренче өч ае нәтиҗәләре буенча шәһәрдә 222 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Узган елны шушы чорда 244 авария булган. Зыян күрүчеләр саны узган елны 314 тәшкил иткән, ә быел 281 кешегә кадәр кимегән.
Әмма һәлак булучылар саны дүрттән сигез кешегә кадәр арта. Дәүләт автоинспекциясендә аңлатуларынча, күрсәткечләргә берничә эре авария сизелерлек йогынты ясаган. Гыйнвар һәм мартта ике юл-транспорт һәлакәте берьюлы биш кешенең үлеменә китергән.
Юл һәлакәтләре арасында транспорт чаралары бәрелешү һәм җәяүлеләрне бәрдерү ешрак була. Бәрелешүләргә юл-транспорт һәлакәтләренең гомуми саныннан 43,6% туры килә, кешеләрне бәрдерү 39,2% тәшкил итә. Өч ай эчендә 97 бәрелеш булган, бу үткән ел белән чагыштырганда 9 бәрелешкә кимрәк. Шушы төр юл һәлакәтләрендә яралылар саны 149 кешегә кадәр арткан, ягъни дүрт кешегә күбрәк. Бәрелешләрнең төп сәбәпләре буларак ЮХИДИ хезмәткәрләре светофорның тыючы сигналына туктамыйча бару (30 авария), транпорт чаралары арасындагы тиешле аралыкны калдырмау (27 очрак) һәм юл билгеләре таләпләрен үтәмәү (12 һәлакәт) кебек кагыйдә бозуларын атый.
Җәяүлеләрне бәрдерү 87 очракка кадәр арткан, бу узган ел белән чагыштырганда 7гә күбрәк. Әлеге юл-транспорт һәлакәтләрендә 88 кеше зыян күргән, берсе һәлак булган. Шулай ук җәяүлеләр кичүләрендә аварияләрнең артуы күзәтелә: 37 дән 46 очракка кадәр.
Машина йөртү таныклыгы булмаган транспорт йөртүчеләр гаебе аркасында юл-транспорт һәлакәтләре саны 11 дән 6 очракка кадәр кимегән. Мондый аварияләрдә һәлак булучылар юк. Моннан тыш, балигъ булмаганнар катнашында юл-транспорт һәлакәтләре саны 17 дән 23 очракка кадәр арткан, 24 бала зыян күргән.