В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Программа гамәлгә ашырыла башлаганнан бирле районда барлыгы 287 ишегалды яңартылган
Денис Гордийко фотосы
Программа гамәлгә ашырыла башлаганнан бирле районда барлыгы 287 ишегалды яңартылган, төзекләндерү эшләре районда яшәүче 130 мең кешегә яшәү сыйфатын арттырырга мөмкинлек биргән. Чагыштыру өчен: узган ел 52 объект төзекләндерелгән.
Йорт яны территорияләрен ташландык автомобильләрдән азат итү эзлекле алып барыла торган төзекләндерү чараларының мөһим өлеше булып тора. Роман Фәтхетдинов сүзләренә караганда, мондый машиналар шау-шу тудыра, шулай ук карны сыйфатлы җыештыру эшенә комачаулый һәм машина кую урыннарын киметә.
Узган елны районның ишегалды территорияләреннән шундый 51 транспорт чарасы махсус стоянкага озатылган.
Башкарылган зур эшләргә карамастан, инфраструктураны яңарту ихтыяҗы саклана. Районда төзекләндереләсе 126 йорт исәпләнә, аларда 50 меңгә якын кеше яши.
«Ишегалларында үткәрелгән төзекләндерү эшләре кешеләрне берләштерә, тулы бер микрорайон бергәлекләре барлыкка килә. Һәм без чын күңелдән әлеге эшнең дәвамлы булуын телибез!», - дип фикерен җиткерде чыгыш ясаучы.