Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
17.05.2026, 14:21

Борынгы Болгар җирләрендә «Изге Болгар җыены» узды

Чарада Татарстан рәисе һәм Казан мэры катнашты

Марат Мөгыйнов фотосы

Борынгы изге Болгар җирләрендә 922 нче елда Идел буе Болгар дәүләте халыкларының рәсми рәвештә ислам динен кабул итүенә багышланган «Изге Болгар җыены» бәйрәме узды. Чарада Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Казан мэры Илсур Метшин, шулай ук Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгат хәзрәт Таҗетдин, Россия Федерациясе мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин катнашты. Чарага 25 мең кеше җыелды. Кунаклар өчен бәйрәм концерты, халык һөнәрчелеге күргәзмәләре, ярминкәләр һәм остаханәләр әзерләнде.

Ислам диненең дәүләт дәрәҗәсендә ирекле рәвештә кабул ителүе Идел буе Болгар дәүләтен дипломатик яктан тануда хәлиткеч роль уйный, Ислам дөньясының чикләрен Урта Иделгә кадәр киңәйтә. Биредә беренче зур чара мөфти Тәлгат Таҗетдин җитәкчелегендә Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте тәкъдиме белән 1989 нчы елда уздырыла.

Ачылу тантанасы Кече манара янында оештырылган. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бу көннәрдә Татарстан башкаласында ХVI Халыкара «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» икътисади форумы узды. Чараларда Россиянең 75 субъектыннан һәм 100 илдән шәрәфле кунаклар катнашты. Аерым алганда, «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең еллык утырышы һәм Татар дин әһелләренең ХVI форумы узды, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы рәисе матбугат хезмәте.

«Бүген төп вакыйгаларның берсе – Изге Болгар җыены уза. Бу бәйрәмне заманында хөрмәтле шәехебез Тәлгат Таҗетдин башлап җибәргән иде. Гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны саклап калу, аларны кабат җанландыру, хөрмәтләү мөһим», – диде республика рәисе.

Шулай ук ул Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең борынгы Болгарны торгызуга керткән зур өлешен билгеләп үтте.

Бәйрәмдә катнашучыларга сәламләү сүзләрен Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгат хәзрәт Таҗетдин, Россия Федерациясе мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин, Россия мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов, Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Нәфигулла хәзрәт Аширов, Белоруссия Республикасында Мөселман дини берләшмәсе идарәсе рәисе Әбүбәкер хәзрәт Шабан улы, шулай ук Чистай һәм Түбән Кама епискобы Пахомий җиткерде.

Аннары тарихи Җәмигъ мәчете нигезендә күмәк намаз укылды.

Барлык яңалыклар