Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
16.12.2025, 10:43

Сәйләннән кар бөртекләре һәм чыршы уенчыклары: Казанның берничә яшүсмерләр клубында остаханәләр оештырыла

Кайбер чараларда катнашу өчен теркәлергә кирәк

Марат Мөгыйнов фотосы

Бу атнада Казанның берничә яшүсмерләр клубында остаханәләр уздырыла. Шәһәрлеләр оекбашлар бәйләргә, фотозоналар, сәйләннән кар бөртекләре һәм чыршы уенчыклары ясарга, робот төзергә һәм башка бик күп нәрсәләргә өйрәнәчәк.

Әйтик, иртәгә, 17 декабрьдә, Казан халкын скетчинг буенча остаханәгә чакыралар. Ул «Иволга» клубында (Р.Зорге урамы, 72) 15:00 сәгатьтә узачак. Чарада катнашу өчен +7(843)261-73-50 телефон номерына шалтыратып, алдан теркәлергә кирәк. Шул ук көнне 17:00 сәгатьтә «Юниор» клубында (Октябрь урамы, 38) оекбашлар бәйләргә, «Арена» клубында (Симонов урамы, 6) сәйләннән кар бөртекләре ясарга өйрәтәчәкләр. Теркәлү өчен +7(987)292-71-25 телефон номерына шалтыратырга кирәк.

Пәнҗешәмбе, 18 декабрьдә, «Талантика» клубында (Окольная урамы, 94 1к) 17:00 сәгатьтә йомшак пластилиннан уенчыклар ясау остаханәсе оештырыла. Катнашу өчен +7(950)321-62-19 телефоны буенча теркәлергә кирәк. 18:00 сәгатьтә шәһәр халкын «Бриз» клубына (Чуйков урамы, 27) бизәкләр ясарга һәм алардан фотозона эшләргә чакыралар. Шул ук вакытта «Импульс» клубында (А.Арсланов урамы, 11) җептән гномнар ясау остаханәсе уздырыла.

Җомга көнне, 19 декабрьдә, теләге булган һәр кеше «Арлекино» клубында (Ямашев проспекты, 94) робот ясый ала. Дәрес 17:30 сәгатьтә башлана. Шул ук көнне 19:00 сәгатьтә «Авангард» клубында (Ломжа урамы, 15) чәй ясау серләренә өйрәтәчәкләр.

Чыршы уенчыклары ясау остаханәсе атнаны йомгаклау чарасы булачак. Ул якшәмбе, 21 декабрьдә, «Модуль» клубында (Габишев урамы, 14а) 15:00 сәгатьтә уздырыла. Чарада катнашу өчен +7(905)372-36-18 телефоны буенча теркәлергә кирәк, дип хәбәр итә «Яшүсмер» муниципаль бюджет учреждениесе.

Алдарак Казанның яшүсмерләр клубы челтәренең Россия Федерациясенең «Иң яхшысы – балаларга» дигән сыйфат билгесенә ия булуы хакында хәбәр ителгән иде.

Барлык яңалыклар