Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
07.05.2026, 11:48

Фидакарь хезмәте белән Җиңүне якынайткан язмышлар: Татарстанның тыл хезмәтчәннәре тарихы

Ил тарихында иң әһәмиятле вакыйгаларның берсе булган Җиңү бәйрәме уңаеннан KZN.RU порталы тыл хезмәтчәннәре тарихы белән таныштыра

Бүген Казанда Бөек Ватан сугышы елларында авыр тыл хезмәтен үз җилкәләрендә татыган 1 977 кеше яши. Шуларның 1 202-се – тыл хезмәтчәне. Әйе, алар алгы сызыкларда көрәшмәгән, ләкин аларның көн саен армый-талмый кылган батырлыгыннан башка Җиңү яуланыр иде микән?! Бөек Җиңүнең 81 еллыгы уңаеннан KZN.RU порталы үз укучыларын Татарстан башкаласында фронттагыларга ярдәм иткән, үзләрен аямыйча тылда көрәшкән кешеләр белән таныштыра.

tatfrontu.ru фотосы

«Ак халатлы, тыңгысыз йөрәкле шәфкать туташы»

Сания Каюм кызы Садыйкова 1925 елның 5 февралендә Лаеш районының Сиңгел авылында туа. 30 нчы елларда аның гаиләсе Казанга күченә. Монда ул мәктәпне тәмамлый һәм, ни кызганыч, яшь кыз бала 16 яшендә ачы сугыш хәсрәте белән очраша.

1941 елның сентябрь аенда ул укыган мәктәптә шәфкать туташлары курсы җыюлары турында хәбәр тарала. Сыйныфташлары арасыннан батыр йөрәкле ике укучы гына табыла – һәм аның берсе Сания була. 1942 елның февралендә, көчле белем бирелгәннән соң, яшь шәфкать туташы үзенең хезмәт эшчәнлеген башлап җибәрә. Кыз ике юнәлештә дә сынатмаска тиеш була: хастаханәдә эшләү белән бергә, зур гаиләне дә кайгыртырга туры килә аңа. Әтисе хезмәт фронтына оборона корылмалары төзергә китә, Сания ике энесен, сеңлесен һәм ике әбисен карап кала.

Кыз бала иң беренче йогышлы чирләр изоляторында эшли башлый. Ике айдан соң аны 13 нче йогышлы авырулар хастаханәсенә (Островский урамындагы элеккеге мәктәп бинасында урнашкан) күчерәләр. Биредә хәле бик авыр булган кешеләрне – ачлыктан һәм авырулардан хәлсезләнеп эвакуацияләнгән блокадачыларны дәвалыйлар.

«Әни беркайчан да бер урында гына утырмады, – дип искә ала кызы Гөлфия Касыймовна. – Ул участокларны йөреп чыкты, поликлиникада эшләде. Йорт, гаилә дип кенә яшәмәде. Кемгә ярдәм кирәк – әни шунда булды, ул авыруларны кайгыртты, үз эшен бик зурлады».

Ул заманнарда шәфкать туташының эше хастаханә палаталары белән генә чикләнми. Кыш көне биналарны җылыту өчен хезмәткәрләргә Иделдә утын төяп килгән баржаларны кулдан бушатырга туры килә. «Әнинең ял көннәрендә безне елгага утын бушатырга җибәрәләр иде, дип сөйләгәне хәтердә. Таләпләр катгый булган – бер кеше бер кубометр утын бушаткан», – дип сөйли кызы.

Сугыштан соң Сания Каюмовна Сталин районының 3 нче балалар поликлиникасына күчә, анда дистә еллар буе участокта шәфкать туташы булып эшли. Ул вакыттагы казанлыларның күбесе аны игелекле «Соня апа» буларак хәтерли. Бик күп балаларның сәламәтлеген кайгыртып, аларның күңеленә алтын куллы һөнәр иясе буларак кереп кала ул.

Сугыш елларындагы фидакарь хезмәте өчен Сания Каюмовна «1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышындагы фидакарь хезмәте өчен» медале белән бүләкләнә һәм «Тыл хезмәтчәне» исеменә лаек була.

Шәфкать туташы бәхетле язмышта гомер кичерә: ире, гвардия өлкән лейтенанты Касыйм Садыйк улы Садыйков белән 2016 елга кадәр пар күгәрченнәрдәй гөрләшеп, бик тату яши алар. Гаиләдә ике бала, өч онык һәм алты оныкчык – авыр сугыш елларында һәм сугыштан соңгы чорда Сания Каюмовнаның безнең якты киләчәгебез, үзе өчен көрәшкән нәсел дәвамчылары үсә.

«Без госпитальләр өчен башмаклар тектек»

Степан Васильевич Салминга ун яшьләр тирәсендә Бөек Ватан сугышы башлана. Ләкин ул бу кайгылы көннәрне, сугыш ачысы белән бәйле борчу-мәшәкатьләрне, олылар күзендәге сагышны артык хәтерләми.

«Мин ул вакытта малай гына идем әле... Миңа нәрсә инде – ул вакытта тугыз я ун яшь булгандыр», – дип искә ала Степан Васильевич. Ләкин сугыш аның тормышына бик тиз үтеп керә. Малайның йорты янында окоп казу эшләре башлана – сугыш кырыннан бик еракта булган тылда да иң яманына әзерләнә халык. Ул елларда төп дошман ачлык була. Гаилә бик ишле булганлыктан, биш балага ризык җиткерү мөмкин булмый ул караңгы көннәрдә. Төп ризык – бәрәңге һәм сыек шулпа. Әнә шулардан һәр балага өлеш чыгарырга тырыша олылар. Алабута белән кычыткан коткара Степан Васильевич гаиләсен: алар ашказаны өчен авыр, ачы булса да, бу көннәрне исән калырга ярдәм итә. Балалар әлеге ризыктан еш кына баш тартырга теләсә дә, олылар сайлау мөмкинлеге юклыгын бер караш белән аңлата аларга.

Ачлыктан сыер коткара. Сөт бераз гына булса да ризыкны төрлеләндерергә ярдәм итә. «Бик авыр вакытлар, – дип искә ала Степан Васильевич. – Әни ничектер кычытканнан шулпа пешергән иде, ул лайлалы, ашарлык түгел шикелле тоелды. Кешеләр ашагач – без дә ашадык инде. Гаиләбезне ач үлемнән сыер коткарды. Әни бер уч он сатып ала да, сөткә он кушып, умач уа, бераз бәрәңге өсти – безнең өчен иң тәмле ризык шул иде».

Кечкенә чагында Степан хуҗалыкта булыша: көтү көтә, малларга печән әзерли. 13 яшендә итек артеленә эшкә китә. Ул гади баракта урнашкан була. Биредә осталар белән бергә Степан яшендәге яшүсмерләр эшли. Алга куелган бурычлар әллә ни катлаулы кебек күренмәсә дә, хәлдән тайдырырлык була ул: балалар көне буе аяк киемнәрен төзекләндерәләр, чабуларны алыштыралар, ямау салалар. Әле тагын госпитальләр өчен башмаклар тегәләр – гади, ләкин яралылар өчен гаять әһәмиятле әйберләр! «Без, ул вакытта, әлбәттә, моның ни дәрәҗәдә мөһим булуын аңлап та бетермәгәнбез. Әмма госпиталь өчен эшләгәнебезне аңлый идек. Куллардагы көч малайларча инде, тик без булдыра алганча эшләдек. Тырыштык, планны үтәдек», – дип искә ала ул. Иң начары шул: ул вакытта тегәргә чимал җитми.

Табылганнарның барысы да эшкә җигелә: алар иске аяк киемнәрен кисәкләргә бүлгәләп, шуларны берничә кат итеп тегәләр. Кайчакта фронттан кайтарылган күн кисәкләре белән дә эшләргә туры килә. Бер очрак Степан Васильевичның хәтерендә мәңгегә уелып кала.

Көз ахырында, җиргә беренче кар яткан вакытта артельгә аяк киеме теткәләнеп беткән бер хатын-кыз килеп керә – тишелгән урыннардан аның ялангач аягы күренеп тора. Бу хатынга берничек тә ярдәм итеп булмас кебек тоела малайларга. Чөнки аяк киемендә ямарлык җир калмаган була. Тик алар ханымның гозерен кире кага алмый. Калдыкларга, кисәкләргә бүлгәләп, нәрсә бар шуннан аяк киеменә охшаш бер нәрсә ясап бирәләр. Хатын-кыз малайлар ясап биргән эшләнмәне аякларына кигәч, шатлыгыннан елап җибәрә, кат-кат рәхмәт әйтә. «Аның шатлыктан елавын әле дә хәтерлим... Бу минутларда бик бәхетле иде ул. Аяклары җылыда, ә урамда салкын, юеш көн. Әлеге мизгел минем хәтеремдә мәңгегә саклана», – ди ветеран үз хәтирәләренә бирелеп.

Степан Васильевич Җиңү турындагы шатлыклы хәбәрне иртә таңнан, сыерын көтүгә куганда ишетә. Шул чакта ук ул сәер бер җанлану сизеп ала: аның каршысына хатын-кызлар очрый, кайсылары елый, кайсылары кочаклаша. «Сыерны көтүгә илтеп кайтышлый каршыга хатын-кызлар очрады. Кочаклашалар, «Сугыш бетте!» дип үксеп елыйлар. Өйгә кайтып керсәм, заводта эшли торган олы апам да дус кызлары белән өйдә. Мин алардан «Сугыш бетте!» дип сөенче алдым. Ә алар бу хакта инде беләләр иде. Тиз генә өстәл әзерләделәр. Елның иң әһәмиятле көнендә – Бөек җиңү бәйрәмендә дә аларның өстәлендә иң затлы ризык буларак винегрет куелган. Ачлык елларында бәйрәм рухын чагылдыра торган бердәндер тәгам була ул!

Бу, әлбәттә, купшы бәйрәм булмый. Әмма миллионлаган халык өчен иң әһәмиятле вакыйга – сугыш бетүе белән истә кала ул.

Сугыштан соң Степан Васильевич С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация заводы каршындагы Өченче һөнәрчелек училищесын (ул елларда – 22 нче завод, соңрак илнең иң эре авиатөзелеш предприятиеләренең берсенә әйләнә) тәмамлый һәм шунда эшкә урнаша.

Әлеге заводта ул кырык ел – 1991 елга кадәр эшли. Степан Васильевич үзәк планны үтәү – самолетның канатлар һәм фюзеляж беркетелә торган урта өлешен җыю белән шөгыльләнә. Алар мәшһүр Ил-62 очкычын – дәүләтнең беренче затлары ерак араларга оча торган лайнер җыялар. Соңрак Ил-62М төре буенча эшлиләр. «Телевизордан Горбачевның самолетта очканын күрсәткәндә миндә горурлык хисләре иде. Ул бит Ил-62 дә очты. Ничек кенә булмасын, мин җыйган очкыч бит ул», – дип елмаеп искә ала алтын куллы оста.

Язмыш борылышларын искә төшереп, Степан Васильевич нәкъ менә сугыш елларының холыкны чыныктыру чарасы булуын искәртә. Без тормышта төп таянычның хезмәт булуын аңладык, ди ул. «Нәкъ шулай. Сугыш еллары безне бик үзгәртте. Яшермим, без ярлы идек, ләкин бик тату яшәдек, һәр кеше үз эшен эшләде. Унөч яшемнән мин башмакчы булып эшләдем – бу бит чын хезмәт. Анда артык сүз сөйләү дә юк иде: такылдарга хәл калмый, эшләргә – тегәргә, төзәтергә, план үтәргә кирәк иде ул вакытта. Соңрак заводка килдем, анда хәлләр тагы да катлаулы булды. Башта ярдәмче ролен үтәдем, аннары үзем җыйдым. Мин тыңлаучан кеше, бер урыннан икенче урынга күчеп йөрмәдем. Минем эшем – ул эш. Килдем һәм файдалы, кирәкле эш эшләдем».

«Дисциплина бик коры иде, аның шулай булуы әйбәттер дә – башкача без сугышны җиңә алмаган булыр идек»

Василий Никитич Мельников 1931 елда Киров өлкәсенең Грязнуха авылында крестьян гаиләсендә туа. Бүгенге көндә әлеге урын ветеранның хәтерендә генә саклана – ни кызганыч, авыл таркалган, юкка чыккан. Бөек Ватан сугышы башланганда Василийга ун яшь кенә була әле.

«Сугыш вакытында түзә алмаслык авыр булды: ирләрне фронтка алып киттеләр, гаиләләрдә күз яшьләре түгелде. Ләкин без яшәдек, нык тордык», – дип искә ала Василий Никитич.

Унике яшьлек чагында тормыш аны үсәргә мәҗбүр итә: абыйсы малайны спирт заводына слесарь өйрәнчеге итеп эшкә урнаштыра. Бу кырыс хезмәт шартлары һәм коры дисциплиналы хәрби предприятие була. «Олырак яшьтәге балалар уникешәр сәгать эшләде, безгә, малайларга, бераз азрак – сигез сәгать эшләргә рөхсәт ителде», – дип сөйли ветеран.

Заводта яңгыраган «трибунал» сүзе күпләр өчен иң куркынычына әйләнә. Хәтта балалар да хөкем ителә. «Ул вакытта бик кырыс законнар гамәлдә булды. Эшкә соңга калдыңмы – сине трибунал көтә. Яшь мөһим түгел иде: унике яшьтән хөкем иттеләр, бишәр елга төрмәгә утырттылар. Дисциплина бик коры, аның шулай булуы кирәк иде дә – башкача без сугышны җиңә алмаган булыр идек», – дип фикерләре белән уртаклаша Василий Мельников.

Ундүрт яшьлек Василий җиңүне нәкъ менә шунда, спирт заводында каршылый, ул анда 1946 елга кадәр эшли.

«Сугышның бетүе безнең өчен зур шатлык булды. Радио, телевизорлар юк иде әле ул вакытта. Җиңү турындагы хәбәр баганаларга эленгән тавыш көчәйткечләре аша ишетелде. Бик яхшы хәтерлим, кешеләр бәхеттән ярсып елады. Әмма яшәү җиңел булды дип әйтә алмый», – ди ул. 1947 елда азык-төлек бирү карточкалары гамәлдән чыгарылып, кибет киштәләрендә товарлар барлыкка килсә дә, халыкның көндәлек тормышы бик авыр була.

Василий Мельников тормышындагы яңа үзгәрешләр дә нәкъ менә шул 1947 елда туры килә: авылга һөнәрчелек училищесы вәкиле кайта. Сугыш балаларын укырга имтиханнарсыз кабул итәләр. Василий үз бәхетен сынап карарга була һәм Түбән Тагилга китеп, анда металлургия заводына урнаша. Биредә ул ун ел эшли, катлаулы тимерче һөнәрен үзләштерә, «зарарлы» цехларда хезмәт стажы җыеп, беренче капитал туплый.

«Мин металлургия тармагы белән бик мавыгып киттем. Гаять зур станоклар, торбалар җитештерү – бу минем өчен искиткеч кызык иде. Ул елларны әлегә кадәр ачык хәтерлим. Анда безгә махсус киемнәр бирделәр, акча түли башладылар – бик зур ярдәм булды ул», – ди ветеран.

Василий Никитичның Казанга күченүе мәхәббәт тарихы белән бәйле. Үз мәхәббәтен очратып, алар 65 ел бәхетле гомер кичерә. Өч ел элек хатыны вафат була аның. Хәзерге вакытта Василий Никитич ялгыз үзе генә яши.

Казанда яңа карьерасы башлана. «Урак һәм Чүкеч» машиналар төзү заводында ул гади слесарьдан җайланмаларны төзекләндерү буенча механика цехы мастерына кадәр күтәрелә. Василий Мельников бик күп яшьләргә остаз була: аларны катлаулы электроника һәм чит ил техникасы белән эшләргә өйрәтә. Заводта 1985 елга кадәр эшли.

«Мин балачактан ук авиация турында хыялландым, шуңа күрә, ике дә уйламыйча, фронтка ярдәм итәргә булдым»

Владимир Михайлович Антоновка ике айдан 99 яшь тула. Ул гомере буе Татарстан башкаласында яши.

1941 елда, 6 нчы сыйныфны тәмамлаган яшь Владимир Антонов сыйныфташлары белән Чистай якларына, Берсут елгасына экскурсиягә китә. Балалар иске пароходта йөзә, концертлар куя, әмма алар пионер лагерендә ике көн генә кунарга өлгереп кала – «сугыш башланды» дигән куркыныч хәбәр тарала. «Бөек Ватан сугышы башланды», – дигән хәбәр килеп ирешкәннән соң, балаларның күбесе өйләренә кайтып китте. «Бернинди поход та юк, беркая да бармыйбыз», – диделәр алар. Ә мин яңа гына килгәч, калырга булдым», – дип искә ала ветеран.

Мәктәп укытучыларының күбесе сугыш башлану белән фронтка китә. «Безнең Виктор Ивановичны, физика укытучысын шунда ук армиягә алдылар», – дип сөйли Владимир Михайлович. Тиздән мәктәпне госпитальгә әйләндерәләр. Дөнья бик тиз үзгәрә – балаларга һәм яшүсмерләргә күңелле балачак турында онытырга туры килә.

16 яшендә ул агач әзерләү эшендә бригадир вазифасын башкара. Соңрак С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация заводына эшкә урнаша. Яшьтәшләренең күбесен авыл хуҗалыгы эшләренә җибәрәләр, ләкин Владимир Михайлович заводны сайлый – авиациягә якынрак булырга тели ул: «Тирә-якта хәрби шәһәрчекләр булганга, урамнарда гел солдатлар иде. Балачактан ук авиация турында хыялланганга, ике дә уйламыйча, фронтка ярдәм итәргә булдым».

Завод кешеләре, яшькә һәм башкарган вазифаларына карамастан, ике сменада 12 шәр сәгать эшли. Әлбәттә, авыр һәм катлаулы эш үзен нык сиздерә. Владимир Михайлович кайвакыт цехның яшерен почмакларында йоклап та алгалый. Тик озак йоклау мөмкинлеге булмый, эшне дәвам итәргә өндәгән мастер уята торган була аны.

Владимир Антонов фрезерчы булып эшли. Яшь булса да, самолетларның ышанычлылыгы үз эшенең төгәллегенә бәйле булуын бик яхшы аңлый ул: «Мин һәрвакыт үзем эшләгән детальләремнең дошман объектларын шартлатачак самолет корылмасының бер өлеше булуы белән горурлана идем».

17 яшендә Владимир Михайловичны лагерь җыеннарында армиягә әзерлиләр. «Урыныбыз салкын һәм юеш, үзебез ач булсак та, бер кеше дә авырмады», – дип искә ала ветеран. Соңрак ул фронтовик командирларның яраланганнан соң чыдамлыкка өйрәткәннен аңлый.

Владимир Михайлович сугыш ачысын арыганлыкта, ачлыкта, туктаусыз эшләгән станоклар дөбердәвендә тоя. Җиңү көнен Казанның Петров паркында дусты белән каршылый. Бөтен кешенең шатлануын, таныш булмаган кешеләрнең бер-берсе белән кочаклашуын, шатлыктан елаганын хәтерли ветеран.

Алга таба Владимир Михайловичның язмышы Казан вертолет заводы («Россия Вертолетлары» холдингы, Ростех дәүләт корпорациясе) белән бәйләнә – монда ул 80 яшенә кадәр 61 ел хезмәт итә. Россиядә беренче үзйөрешле комбайн җыюда катнаша, Ми-1, Ми-4 һәм Ми-8 машиналарын җыя.

Владимир Антонов өйләнеп, хатыны белән 68 ел тату гомер кичерә. Аларның ике баласы – улы һәм кызы туа. Бүгенге көндә ветеранның өч оныгы, биш оныкчыгы һәм ике кече оныкчыгы бар.

«Без «булдыра алмыйм» яки «теләмим» дигән сүзләрне белмәдек»

Быел Лидия Ивановна Осинцева үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Олы яшьтә булуына карамастан, аның көче ташып тора, яраткан эшләре белән шөгыльләнә: пешерә, тегә, бәйли һәм хәтта «ЗОЖ» газетасына мәкаләләр яза.

Лидия Ивановна 1931 елда Татарстанның Алексеевск районында җиде балалы зур һәм тату гаиләдә өченче бала булып туа. Сугыш башланганда, аңа әле ун яшь тә тулмаган була.

«Укытучы бөтен сыйныфыбызны җыеп, башак җыярбыз – бер сугышчыны булса да үз көчебез белән ашатырбыз, диде. Һәркем көченнән килгәнчә тырышты: кемдер пычак, кайчы тотып, кемдер бөтенләй ялан кул башак җыйды. Җәй көне кырда ач килеш кызу кояш астында эшләдек, кышын мәктәптә укыдык», – дип искә ала Лидия Осинцева.

1942 ел кечкенә Лидия гаиләсенә авыр сынаулар алып килә. Башта дошманнар йортка ут төртә. Гаиләгә бер урыннан икенче урынга күчеп йөрергә, арендага бирелә торган фатирларда яшәргә туры килә. Алар булган барлык мал-туарны совхозга тапшыра.

Соңрак әтисенә фронтка чакыру килә. «Әти безгә фронттан хатлар яза иде, әни аңа җавап итеп йон оекбашлар бәйләп, посылкалар җибәрә иде», – дип искә ала Лидия Ивановна. Ләкин озак та үтми фронттан әтисенең «үлде» дигән үзәк өзгеч хәбәре килә.

Лидия Ивановнаның гаиләсенә мөһим бурыч йөкләнә – аларга солдатларга бияләй бәйләргә кушалар. Абыйлары бирелгән мамык җепне чистарта, Лидия апалары һәм әнисе белән бергә бияләй бәйли. Балалар өчен бу бик мавыктыргыч шөгыльгә әйләнә.

«Мәктәптән кайту белән бәйләргә керештек. Миңа бу эш бик ошый иде, без аны зур җаваплылык белән башкардык, куелган бурычны арттырып үтәдек – безне хәтта мактадылар да. Әнигә синең балаларың күп, бәйләсеннәр, дип әйтәләр иде», – дип фикерләре белән уртаклашты Лидия Осинцева.

Лидия Ивановна сугыш елларын өзлексез хезмәт буларак искә ала. Балалар чиратлашып фермада әниләренә булыша: коедан су ташый, басуга тирес түгә алар. Дүртенче сыйныфны тәмамлагач, дәфтәрләрне китмәннәр һәм ураклар алыштыра. Балалар олылар белән беррәттән сәгатькә дә карамыйча баш күтәрми эшли. «Без «булдыра алмыйм» яки «теләмим» дигән сүзләрне белмәдек – безне «кирәк» дип кенә өйрәттеләр. Бөтен авырлыклар үз җилкәбезгә төште – барысын да эшләдек. Мин ничек исән калганмындыр, белмим. Башкалар ничек исән калгандыр… Җиңү көнендә бер кеше дә күз яшьләрен яшерә алмады – сөенечтән еладык», – ди Лидия Ивановна.

Әтисез үскән кызлар бер-берсенә ярдәм итәргә тырышып яши. Ләкин сугыш бетте, дип кенә халыкның тормышы җайга салынмый әле: басуда эшче куллар кирәк була. Фронттан җәрәхәтләнеп кайткан ирләр авыр хезмәт өчен яраксыз була, кыр эшләре хатын-кызлар җилкәсенә төшә. Ул вакытларда хатын-кызлар урак ура, бала-чага көлтә бәйли.

17 яшендә Лидия Ивановна Казанга китә, анда фабрика-завод өйрәнчеге мәктәбенә укырга керә, соңрак күн заводында тегүче-моторчы булып эшли. Әлеге предприятиегә ул 38 ел гомерен багышлый.

30 яшендә Лидия Осинцева кияүгә чыга, кызы туа, аңа Ольга дип исем кушалар.

Күпьеллык намуслы хезмәте өчен Лидия Ивановна «Тыл хезмәтчәне» һәм «Хезмәт ветераны» медальләре белән бүләкләнә.

Фотолар Лидия Осинцеваның шәхси архивыннан, Татарстан Республикасы рәисе сайтыннан, Казан вертолет заводыннан, Киров һәм Мәскәү районнары администрациясеннән алынды


Барлык яңалыклар

Фидакарь хезмәте белән Җиңүне якынайткан язмышлар: Татарстанның тыл хезмәтчәннәре тарихы

<div class="callout callout-blue"> Бүген Казанда Бөек Ватан сугышы елларында авыр тыл хезмәтен үз җилкәләрендә татыган 1 977 кеше яши. Шуларның 1 202-се – тыл хезмәтчәне. Әйе, алар алгы сызыкларда көрәшмәгән, ләкин аларның көн саен армый-талмый кылган батырлыгыннан башка Җиңү яуланыр иде микән?! Бөек Җиңүнең 81 еллыгы уңаеннан KZN.RU порталы үз укучыларын Татарстан башкаласында фронттагыларга ярдәм иткән, үзләрен аямыйча тылда көрәшкән кешеләр белән таныштыра. </div> <br> <div class="detail-picture"> <img src="https://kzn.ru/upload/iblock/bde/bdec8ebf8846f9a40e5cb791b77f3e82.jpg"> <p class="detail-picture__caption"> tatfrontu.ru фотосы </p> </div> <h3>«Ак халатлы, тыңгысыз йөрәкле шәфкать туташы»</h3> <p> <b>Сания Каюм кызы Садыйкова</b> 1925 елның 5 февралендә Лаеш районының Сиңгел авылында туа. 30 нчы елларда аның гаиләсе Казанга күченә. Монда ул мәктәпне тәмамлый һәм, ни кызганыч, яшь кыз бала 16 яшендә ачы сугыш хәсрәте белән очраша. </p> <p> 1941 елның сентябрь аенда ул укыган мәктәптә шәфкать туташлары курсы җыюлары турында хәбәр тарала. Сыйныфташлары арасыннан батыр йөрәкле ике укучы гына табыла – һәм аның берсе Сания була. 1942 елның февралендә, көчле белем бирелгәннән соң, яшь шәфкать туташы үзенең хезмәт эшчәнлеген башлап җибәрә. Кыз ике юнәлештә дә сынатмаска тиеш була: хастаханәдә эшләү белән бергә, зур гаиләне дә кайгыртырга туры килә аңа. Әтисе хезмәт фронтына оборона корылмалары төзергә китә, Сания ике энесен, сеңлесен һәм ике әбисен карап кала. </p> <p> Кыз бала иң беренче йогышлы чирләр изоляторында эшли башлый. Ике айдан соң аны 13 нче йогышлы авырулар хастаханәсенә (Островский урамындагы элеккеге мәктәп бинасында урнашкан) күчерәләр. Биредә хәле бик авыр булган кешеләрне – ачлыктан һәм авырулардан хәлсезләнеп эвакуацияләнгән блокадачыларны дәвалыйлар. <img width="435" src="https://kzn.ru/upload/iblock/442/4426a5b785a8b3860aa06992b2ac287a.jpg" height="653" class="img-right"> </p> <p> </p> <p> «Әни беркайчан да бер урында гына утырмады, – дип искә ала кызы Гөлфия Касыймовна. – Ул участокларны йөреп чыкты, поликлиникада эшләде. Йорт, гаилә дип кенә яшәмәде. Кемгә ярдәм кирәк – әни шунда булды, ул авыруларны кайгыртты, үз эшен бик зурлады». </p> <p> Ул заманнарда шәфкать туташының эше хастаханә палаталары белән генә чикләнми. Кыш көне биналарны җылыту өчен хезмәткәрләргә Иделдә утын төяп килгән баржаларны кулдан бушатырга туры килә. «Әнинең ял көннәрендә безне елгага утын бушатырга җибәрәләр иде, дип сөйләгәне хәтердә. Таләпләр катгый булган – бер кеше бер кубометр утын бушаткан», – дип сөйли кызы. </p> <p> Сугыштан соң Сания Каюмовна Сталин районының 3 нче балалар поликлиникасына күчә, анда дистә еллар буе участокта шәфкать туташы булып эшли. Ул вакыттагы казанлыларның күбесе аны игелекле «Соня апа» буларак хәтерли. Бик күп балаларның сәламәтлеген кайгыртып, аларның күңеленә алтын куллы һөнәр иясе буларак кереп кала ул. </p> <p> Сугыш елларындагы фидакарь хезмәте өчен Сания Каюмовна «1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышындагы фидакарь хезмәте өчен» медале белән бүләкләнә һәм «Тыл хезмәтчәне» исеменә лаек була. </p> <p> Шәфкать туташы бәхетле язмышта гомер кичерә: ире, гвардия өлкән лейтенанты Касыйм Садыйк улы Садыйков белән 2016 елга кадәр пар күгәрченнәрдәй гөрләшеп, бик тату яши алар. Гаиләдә ике бала, өч онык һәм алты оныкчык – авыр сугыш елларында һәм сугыштан соңгы чорда Сания Каюмовнаның безнең якты киләчәгебез, үзе өчен көрәшкән нәсел дәвамчылары үсә. </p> <h3> «Без госпитальләр өчен башмаклар тектек» </h3> <p> <b>Степан Васильевич Салминга</b> ун яшьләр тирәсендә Бөек Ватан сугышы башлана. Ләкин ул бу кайгылы көннәрне, сугыш ачысы белән бәйле борчу-мәшәкатьләрне, олылар күзендәге сагышны артык хәтерләми. </p> <p> «Мин ул вакытта малай гына идем әле... Миңа нәрсә инде – ул вакытта тугыз я ун яшь булгандыр», – дип искә ала Степан Васильевич. Ләкин сугыш аның тормышына бик тиз үтеп керә. Малайның йорты янында окоп казу эшләре башлана – сугыш кырыннан бик еракта булган тылда да иң яманына әзерләнә халык. Ул елларда төп дошман ачлык була. Гаилә бик ишле булганлыктан, биш балага ризык җиткерү мөмкин булмый ул караңгы көннәрдә. Төп ризык – бәрәңге һәм сыек шулпа. Әнә шулардан һәр балага өлеш чыгарырга тырыша олылар. Алабута белән кычыткан коткара Степан Васильевич гаиләсен: алар ашказаны өчен авыр, ачы булса да, бу көннәрне исән калырга ярдәм итә. Балалар әлеге ризыктан еш кына баш тартырга теләсә дә, олылар сайлау мөмкинлеге юклыгын бер караш белән аңлата аларга. </p> <p> Ачлыктан сыер коткара. Сөт бераз гына булса да ризыкны төрлеләндерергә ярдәм итә. «Бик авыр вакытлар, – дип искә ала Степан Васильевич. – Әни ничектер кычытканнан шулпа пешергән иде, ул лайлалы, ашарлык түгел шикелле тоелды. Кешеләр ашагач – без дә ашадык инде. Гаиләбезне ач үлемнән сыер коткарды. Әни бер уч он сатып ала да, сөткә он кушып, умач уа, бераз бәрәңге өсти – безнең өчен иң тәмле ризык шул иде». </p> <p> <img width="522" src="https://kzn.ru/upload/iblock/c8a/c8af659fffbf56260c65039303050800.jpg" height="391" class="img-left"> </p> <p> </p> <p> Кечкенә чагында Степан хуҗалыкта булыша: көтү көтә, малларга печән әзерли. 13 яшендә итек артеленә эшкә китә. Ул гади баракта урнашкан була. Биредә осталар белән бергә Степан яшендәге яшүсмерләр эшли. Алга куелган бурычлар әллә ни катлаулы кебек күренмәсә дә, хәлдән тайдырырлык була ул: балалар көне буе аяк киемнәрен төзекләндерәләр, чабуларны алыштыралар, ямау салалар. Әле тагын госпитальләр өчен башмаклар тегәләр – гади, ләкин яралылар өчен гаять әһәмиятле әйберләр! «Без, ул вакытта, әлбәттә, моның ни дәрәҗәдә мөһим булуын аңлап та бетермәгәнбез. Әмма госпиталь өчен эшләгәнебезне аңлый идек. Куллардагы көч малайларча инде, тик без булдыра алганча эшләдек. Тырыштык, планны үтәдек», – дип искә ала ул. Иң начары шул: ул вакытта тегәргә чимал җитми. </p> <p> Табылганнарның барысы да эшкә җигелә: алар иске аяк киемнәрен кисәкләргә бүлгәләп, шуларны берничә кат итеп тегәләр. Кайчакта фронттан кайтарылган күн кисәкләре белән дә эшләргә туры килә. Бер очрак Степан Васильевичның хәтерендә мәңгегә уелып кала. </p> <p> Көз ахырында, җиргә беренче кар яткан вакытта артельгә аяк киеме теткәләнеп беткән бер хатын-кыз килеп керә – тишелгән урыннардан аның ялангач аягы күренеп тора. Бу хатынга берничек тә ярдәм итеп булмас кебек тоела малайларга. Чөнки аяк киемендә ямарлык җир калмаган була. Тик алар ханымның гозерен кире кага алмый. Калдыкларга, кисәкләргә бүлгәләп, нәрсә бар шуннан аяк киеменә охшаш бер нәрсә ясап бирәләр. Хатын-кыз малайлар ясап биргән эшләнмәне аякларына кигәч, шатлыгыннан елап җибәрә, кат-кат рәхмәт әйтә. «Аның шатлыктан елавын әле дә хәтерлим... Бу минутларда бик бәхетле иде ул. Аяклары җылыда, ә урамда салкын, юеш көн. Әлеге мизгел минем хәтеремдә мәңгегә саклана», – ди ветеран үз хәтирәләренә бирелеп. </p> <p> Степан Васильевич Җиңү турындагы шатлыклы хәбәрне иртә таңнан, сыерын көтүгә куганда ишетә. Шул чакта ук ул сәер бер җанлану сизеп ала: аның каршысына хатын-кызлар очрый, кайсылары елый, кайсылары кочаклаша. «Сыерны көтүгә илтеп кайтышлый каршыга хатын-кызлар очрады. Кочаклашалар, «Сугыш бетте!» дип үксеп елыйлар. Өйгә кайтып керсәм, заводта эшли торган олы апам да дус кызлары белән өйдә. Мин алардан «Сугыш бетте!» дип сөенче алдым. Ә алар бу хакта инде беләләр иде. Тиз генә өстәл әзерләделәр. Елның иң әһәмиятле көнендә – Бөек җиңү бәйрәмендә дә аларның өстәлендә иң затлы ризык буларак винегрет куелган. Ачлык елларында бәйрәм рухын чагылдыра торган бердәндер тәгам була ул! </p> <p> Бу, әлбәттә, купшы бәйрәм булмый. Әмма миллионлаган халык өчен иң әһәмиятле вакыйга – сугыш бетүе белән истә кала ул. </p> <p> Сугыштан соң Степан Васильевич С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация заводы каршындагы Өченче һөнәрчелек училищесын (ул елларда – 22 нче завод, соңрак илнең иң эре авиатөзелеш предприятиеләренең берсенә әйләнә) тәмамлый һәм шунда эшкә урнаша. </p> <p> Әлеге заводта ул кырык ел – 1991 елга кадәр эшли. Степан Васильевич үзәк планны үтәү – самолетның канатлар һәм фюзеляж беркетелә торган урта өлешен җыю белән шөгыльләнә. Алар мәшһүр Ил-62 очкычын – дәүләтнең беренче затлары ерак араларга оча торган лайнер җыялар. Соңрак Ил-62М төре буенча эшлиләр. «Телевизордан Горбачевның самолетта очканын күрсәткәндә миндә горурлык хисләре иде. Ул бит Ил-62 дә очты. Ничек кенә булмасын, мин җыйган очкыч бит ул», – дип елмаеп искә ала алтын куллы оста. </p> <p> Язмыш борылышларын искә төшереп, Степан Васильевич нәкъ менә сугыш елларының холыкны чыныктыру чарасы булуын искәртә. Без тормышта төп таянычның хезмәт булуын аңладык, ди ул. «Нәкъ шулай. Сугыш еллары безне бик үзгәртте. Яшермим, без ярлы идек, ләкин бик тату яшәдек, һәр кеше үз эшен эшләде. Унөч яшемнән мин башмакчы булып эшләдем – бу бит чын хезмәт. Анда артык сүз сөйләү дә юк иде: такылдарга хәл калмый, эшләргә – тегәргә, төзәтергә, план үтәргә кирәк иде ул вакытта. Соңрак заводка килдем, анда хәлләр тагы да катлаулы булды. Башта ярдәмче ролен үтәдем, аннары үзем җыйдым. Мин тыңлаучан кеше, бер урыннан икенче урынга күчеп йөрмәдем. Минем эшем – ул эш. Килдем һәм файдалы, кирәкле эш эшләдем». </p> <h3> «Дисциплина бик коры иде, аның шулай булуы әйбәттер дә – башкача без сугышны җиңә алмаган булыр идек» </h3> <p> <b>Василий Никитич Мельников</b> 1931 елда Киров өлкәсенең Грязнуха авылында крестьян гаиләсендә туа. Бүгенге көндә әлеге урын ветеранның хәтерендә генә саклана – ни кызганыч, авыл таркалган, юкка чыккан. Бөек Ватан сугышы башланганда Василийга ун яшь кенә була әле. </p> <p> «Сугыш вакытында түзә алмаслык авыр булды: ирләрне фронтка алып киттеләр, гаиләләрдә күз яшьләре түгелде. Ләкин без яшәдек, нык тордык», – дип искә ала Василий Никитич. </p> <p> Унике яшьлек чагында тормыш аны үсәргә мәҗбүр итә: абыйсы малайны спирт заводына слесарь өйрәнчеге итеп эшкә урнаштыра. Бу кырыс хезмәт шартлары һәм коры дисциплиналы хәрби предприятие була. «Олырак яшьтәге балалар уникешәр сәгать эшләде, безгә, малайларга, бераз азрак – сигез сәгать эшләргә рөхсәт ителде», – дип сөйли ветеран. <img width="522" src="https://kzn.ru/upload/iblock/060/060bd13bb38104b72506120701c3b091.png" height="391" class="img-right"> </p> <p> </p> <p> Заводта яңгыраган «трибунал» сүзе күпләр өчен иң куркынычына әйләнә. Хәтта балалар да хөкем ителә. «Ул вакытта бик кырыс законнар гамәлдә булды. Эшкә соңга калдыңмы – сине трибунал көтә. Яшь мөһим түгел иде: унике яшьтән хөкем иттеләр, бишәр елга төрмәгә утырттылар. Дисциплина бик коры, аның шулай булуы кирәк иде дә – башкача без сугышны җиңә алмаган булыр идек», – дип фикерләре белән уртаклаша Василий Мельников. </p> <p> Ундүрт яшьлек Василий җиңүне нәкъ менә шунда, спирт заводында каршылый, ул анда 1946 елга кадәр эшли. </p> <p> «Сугышның бетүе безнең өчен зур шатлык булды. Радио, телевизорлар юк иде әле ул вакытта. Җиңү турындагы хәбәр баганаларга эленгән тавыш көчәйткечләре аша ишетелде. Бик яхшы хәтерлим, кешеләр бәхеттән ярсып елады. Әмма яшәү җиңел булды дип әйтә алмый», – ди ул. 1947 елда азык-төлек бирү карточкалары гамәлдән чыгарылып, кибет киштәләрендә товарлар барлыкка килсә дә, халыкның көндәлек тормышы бик авыр була. </p> <p> Василий Мельников тормышындагы яңа үзгәрешләр дә нәкъ менә шул 1947 елда туры килә: авылга һөнәрчелек училищесы вәкиле кайта. Сугыш балаларын укырга имтиханнарсыз кабул итәләр. Василий үз бәхетен сынап карарга була һәм Түбән Тагилга китеп, анда металлургия заводына урнаша. Биредә ул ун ел эшли, катлаулы тимерче һөнәрен үзләштерә, «зарарлы» цехларда хезмәт стажы җыеп, беренче капитал туплый. </p> <p> «Мин металлургия тармагы белән бик мавыгып киттем. Гаять зур станоклар, торбалар җитештерү – бу минем өчен искиткеч кызык иде. Ул елларны әлегә кадәр ачык хәтерлим. Анда безгә махсус киемнәр бирделәр, акча түли башладылар – бик зур ярдәм булды ул», – ди ветеран. </p> <p> Василий Никитичның Казанга күченүе мәхәббәт тарихы белән бәйле. Үз мәхәббәтен очратып, алар 65 ел бәхетле гомер кичерә. Өч ел элек хатыны вафат була аның. Хәзерге вакытта Василий Никитич ялгыз үзе генә яши. </p> <p> </p> <p> Казанда яңа карьерасы башлана. «Урак һәм Чүкеч» машиналар төзү заводында ул гади слесарьдан җайланмаларны төзекләндерү буенча механика цехы мастерына кадәр күтәрелә. Василий Мельников бик күп яшьләргә остаз була: аларны катлаулы электроника һәм чит ил техникасы белән эшләргә өйрәтә. Заводта 1985 елга кадәр эшли. </p> <p> </p> <h3> «Мин балачактан ук авиация турында хыялландым, шуңа күрә, ике дә уйламыйча, фронтка ярдәм итәргә булдым» </h3> <p> <b>Владимир Михайлович Антоновка</b> ике айдан 99 яшь тула. Ул гомере буе Татарстан башкаласында яши. </p> <p> 1941 елда, 6 нчы сыйныфны тәмамлаган яшь Владимир Антонов сыйныфташлары белән Чистай якларына, Берсут елгасына экскурсиягә китә. Балалар иске пароходта йөзә, концертлар куя, әмма алар пионер лагерендә ике көн генә кунарга өлгереп кала – «сугыш башланды» дигән куркыныч хәбәр тарала. «Бөек Ватан сугышы башланды», – дигән хәбәр килеп ирешкәннән соң, балаларның күбесе өйләренә кайтып китте. «Бернинди поход та юк, беркая да бармыйбыз», – диделәр алар. Ә мин яңа гына килгәч, калырга булдым», – дип искә ала ветеран. <br> </p> <p> <img width="441" src="https://kzn.ru/upload/iblock/8e7/8e7ba6e6d78e8c909c0c39d9e18862a3.jpg" height="588" class="img-left"> </p> <p> Мәктәп укытучыларының күбесе сугыш башлану белән фронтка китә. «Безнең Виктор Ивановичны, физика укытучысын шунда ук армиягә алдылар», – дип сөйли Владимир Михайлович. Тиздән мәктәпне госпитальгә әйләндерәләр. Дөнья бик тиз үзгәрә – балаларга һәм яшүсмерләргә күңелле балачак турында онытырга туры килә. </p> <p> 16 яшендә ул агач әзерләү эшендә бригадир вазифасын башкара. Соңрак С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация заводына эшкә урнаша. Яшьтәшләренең күбесен авыл хуҗалыгы эшләренә җибәрәләр, ләкин Владимир Михайлович заводны сайлый – авиациягә якынрак булырга тели ул: «Тирә-якта хәрби шәһәрчекләр булганга, урамнарда гел солдатлар иде. Балачактан ук авиация турында хыялланганга, ике дә уйламыйча, фронтка ярдәм итәргә булдым». </p> <p> Завод кешеләре, яшькә һәм башкарган вазифаларына карамастан, ике сменада 12 шәр сәгать эшли. Әлбәттә, авыр һәм катлаулы эш үзен нык сиздерә. Владимир Михайлович кайвакыт цехның яшерен почмакларында йоклап та алгалый. Тик озак йоклау мөмкинлеге булмый, эшне дәвам итәргә өндәгән мастер уята торган була аны. </p> <p> Владимир Антонов фрезерчы булып эшли. Яшь булса да, самолетларның ышанычлылыгы үз эшенең төгәллегенә бәйле булуын бик яхшы аңлый ул: «Мин һәрвакыт үзем эшләгән детальләремнең дошман объектларын шартлатачак самолет корылмасының бер өлеше булуы белән горурлана идем». </p> <p> 17 яшендә Владимир Михайловичны лагерь җыеннарында армиягә әзерлиләр. «Урыныбыз салкын һәм юеш, үзебез ач булсак та, бер кеше дә авырмады», – дип искә ала ветеран. Соңрак ул фронтовик командирларның яраланганнан соң чыдамлыкка өйрәткәннен аңлый. </p> <p> Владимир Михайлович сугыш ачысын арыганлыкта, ачлыкта, туктаусыз эшләгән станоклар дөбердәвендә тоя. Җиңү көнен Казанның Петров паркында дусты белән каршылый. Бөтен кешенең шатлануын, таныш булмаган кешеләрнең бер-берсе белән кочаклашуын, шатлыктан елаганын хәтерли ветеран. </p> <p> Алга таба Владимир Михайловичның язмышы Казан вертолет заводы («Россия Вертолетлары» холдингы, Ростех дәүләт корпорациясе) белән бәйләнә – монда ул 80 яшенә кадәр 61 ел хезмәт итә. Россиядә беренче үзйөрешле комбайн җыюда катнаша, Ми-1, Ми-4 һәм Ми-8 машиналарын җыя. </p> <p> Владимир Антонов өйләнеп, хатыны белән 68 ел тату гомер кичерә. Аларның ике баласы – улы һәм кызы туа. Бүгенге көндә ветеранның өч оныгы, биш оныкчыгы һәм ике кече оныкчыгы бар. </p> <h3> «Без «булдыра алмыйм» яки «теләмим» дигән сүзләрне белмәдек» </h3> <p> Быел <b>Лидия Ивановна Осинцева</b> үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Олы яшьтә булуына карамастан, аның көче ташып тора, яраткан эшләре белән шөгыльләнә: пешерә, тегә, бәйли һәм хәтта «ЗОЖ» газетасына мәкаләләр яза. </p> <p> Лидия Ивановна 1931 елда Татарстанның Алексеевск районында җиде балалы зур һәм тату гаиләдә өченче бала булып туа. Сугыш башланганда, аңа әле ун яшь тә тулмаган була. </p> <p> «Укытучы бөтен сыйныфыбызны җыеп, башак җыярбыз – бер сугышчыны булса да үз көчебез белән ашатырбыз, диде. Һәркем көченнән килгәнчә тырышты: кемдер пычак, кайчы тотып, кемдер бөтенләй ялан кул башак җыйды. Җәй көне кырда ач килеш кызу кояш астында эшләдек, кышын мәктәптә укыдык», – дип искә ала Лидия Осинцева. </p> <p> 1942 ел кечкенә Лидия гаиләсенә авыр сынаулар алып килә. Башта дошманнар йортка ут төртә. Гаиләгә бер урыннан икенче урынга күчеп йөрергә, арендага бирелә торган фатирларда яшәргә туры килә. Алар булган барлык мал-туарны совхозга тапшыра. <img width="384" src="https://kzn.ru/upload/iblock/f63/f633d641ec545abf04ae4bca91feccd6.jpg" height="522" class="img-right"> </p> <p> </p> <p> Соңрак әтисенә фронтка чакыру килә. «Әти безгә фронттан хатлар яза иде, әни аңа җавап итеп йон оекбашлар бәйләп, посылкалар җибәрә иде», – дип искә ала Лидия Ивановна. Ләкин озак та үтми фронттан әтисенең «үлде» дигән үзәк өзгеч хәбәре килә. </p> <p> Лидия Ивановнаның гаиләсенә мөһим бурыч йөкләнә – аларга солдатларга бияләй бәйләргә кушалар. Абыйлары бирелгән мамык җепне чистарта, Лидия апалары һәм әнисе белән бергә бияләй бәйли. Балалар өчен бу бик мавыктыргыч шөгыльгә әйләнә. </p> <p> «Мәктәптән кайту белән бәйләргә керештек. Миңа бу эш бик ошый иде, без аны зур җаваплылык белән башкардык, куелган бурычны арттырып үтәдек – безне хәтта мактадылар да. Әнигә синең балаларың күп, бәйләсеннәр, дип әйтәләр иде», – дип фикерләре белән уртаклашты Лидия Осинцева. </p> <p> Лидия Ивановна сугыш елларын өзлексез хезмәт буларак искә ала. Балалар чиратлашып фермада әниләренә булыша: коедан су ташый, басуга тирес түгә алар. Дүртенче сыйныфны тәмамлагач, дәфтәрләрне китмәннәр һәм ураклар алыштыра. Балалар олылар белән беррәттән сәгатькә дә карамыйча баш күтәрми эшли. «Без «булдыра алмыйм» яки «теләмим» дигән сүзләрне белмәдек – безне «кирәк» дип кенә өйрәттеләр. Бөтен авырлыклар үз җилкәбезгә төште – барысын да эшләдек. Мин ничек исән калганмындыр, белмим. Башкалар ничек исән калгандыр… Җиңү көнендә бер кеше дә күз яшьләрен яшерә алмады – сөенечтән еладык», – ди Лидия Ивановна. </p> <p> Әтисез үскән кызлар бер-берсенә ярдәм итәргә тырышып яши. Ләкин сугыш бетте, дип кенә халыкның тормышы җайга салынмый әле: басуда эшче куллар кирәк була. Фронттан җәрәхәтләнеп кайткан ирләр авыр хезмәт өчен яраксыз була, кыр эшләре хатын-кызлар җилкәсенә төшә. Ул вакытларда хатын-кызлар урак ура, бала-чага көлтә бәйли. </p> <p> 17 яшендә Лидия Ивановна Казанга китә, анда фабрика-завод өйрәнчеге мәктәбенә укырга керә, соңрак күн заводында тегүче-моторчы булып эшли. Әлеге предприятиегә ул 38 ел гомерен багышлый. </p> <p> 30 яшендә Лидия Осинцева кияүгә чыга, кызы туа, аңа Ольга дип исем кушалар. </p> <p> Күпьеллык намуслы хезмәте өчен Лидия Ивановна «Тыл хезмәтчәне» һәм «Хезмәт ветераны» медальләре белән бүләкләнә. </p> <p> <i>Фотолар Лидия Осинцеваның шәхси архивыннан, Татарстан Республикасы рәисе сайтыннан, Казан вертолет заводыннан, Киров һәм Мәскәү районнары администрациясеннән алынды</i> </p> <br> <p> </p>