Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
23.04.2026, 12:00

«Су янындагы парк»: Г.Камал исемендәге театр янында төзекләндерелгән киңлек «Россия парклары» премиясе җиңүчесе дип танылды

Парк зонасындагы уен киңлеге «Балалар паркы» номинациясендә лауреат булды

Денис Гордийко фотосы

Г.Камал исемендәге яңа театр тирәсендәге киңлек III Бөтенроссия «Россия парклары» парк премиясенең «Су янындагы парк» номинациясендә җиңүче дип танылды. Парк зонасындагы уен киңлеге «Балалар паркы» номинациясендә лауреат булды.

Бәйге нигезендә сайлап алу чарасында катнашу өчен илнең төрле төбәкләреннән барлыгы 459 гариза юлланган, дип хәбәр итә Тышкы төзекләндерү комитеты.

Исегезгә төшерәбез, Г.Камал исемендәге яңа театр тирәсендәге киңлектә эшләр 2024 елда башланган иде. Ул вакытта театрга төп керү урыны каршындагы мәйдан һәм ял итү зоналары булган театр бакчасы төзекләндерелде. Бераз соңрак чаралар үткәрелә торган мәйданчык һәм бина белән яр буе арасындагы амфитеатр эшләнде. Җәяүлеләр йөри торган юллар яңартылды, су янына якын килү мөмкинлеге булдырылды – моның өчен пирс урнаштырдылар. Шулай ук театр тирәсендәге 3,7 мең квадрат метр территория яшелләндерелде.

Уен киңлеген төзекләндерү эшләре узган ел башкарылган. Түбән Кабан күле янындагы уен зонасының мәйданы – 4,2 мең квадрат метр. Ул җирле фаунаның бердәм тематикасына нигезләнеп ясалган. Соры челән рәвешендәге үзенчәлекле эшләнмәләр киңлекнең төп бизәге булып тора. Әлеге корылмаларны башка бер җирдә дә табып булмый, алар бердәнбер. Челән канатларын җәйгән дип күз алдына китергән очракта, җәелгән канатларның киңлеге 6,5 метрга җитә.

Парклар һәм скверлар дирекциясе командасы – «Россия парклары» премиясенең тагын бер җиңүчесе. Ул «Парк командасы» номинациясендә беренче урынга лаек булган.

Бөтенроссия «Россия парклары» парк премиясе – Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгының, Россия парклары ассоциациясенең, Бөтенроссия табигатьне саклау җәмгыятенең, Бөтенроссия җирле үзидарәне үстерү ассоциациясенең, шулай ук Россия Федерациясе Сәүдә-сәнәгать палатасының уртак проекты.

Барлык яңалыклар