В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ярышларның төп бүләге – Казанның цифрлы командасына эшкә урнашу
Фото Мәгълүмати технологияләр һәм элемтә идарәсе тарафыннан тәкъдим ителде

Ярышлар нәтиҗәләре буенча беренче урынны «Исемне соңыннан уйлап табарбыз» командасы алды. Катнашучылар бухгалтерлык документларын эшкәртү өчен акыллы ярдәмченең кулай вариантын эшләгән. Көмешне «Onthevibe» командасы алды, ул Max мессенджерында хезмәткәрләрне ихлас котлаулар өчен ботлар ясаган. Өченче урын цифрлы тәҗрибәләрне бәяләү буенча кейс тәкъдим иткән «No Confidence» командасы яулады, дип хәбәр иттеләр Мәгълүмати технологияләр һәм элемтә идарәсендә.
Командаларда катнашучылар мэриянең цифрлы блогында эшләү буенча шәхси тәкъдимнәр алды.