Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
24.04.2026, 09:03

«Игелекле Казан» – зур игелекле гаилә ул»: волонтерларның игелекле эшләре тарихы

Быел проектка ун ел тулды, шул сәбәпле KZN.RU порталы игелекле фонд ярдәм иткән кешеләр белән таныштыра, хәзер алар үзләре битараф булмаган кешеләр сафына керәләр

Ун ел элек «Игелекле Казан» командасы нибары дүрт кешедән торган. Бүген проектка 15 меңнән артык кеше җәлеп ителгән – бу хәйриячеләр, коммерциячел булмаган оешмалар хезмәткәрләре һәм башкалар, шуларның меңгә якыны – волонтерлар. Аларның күбесе кайчандыр бирегә ярдәм сорап килгән, игътибар, кайгырту һәм тәрбия үзәгенә эләккән, аннары үзләре дә илһамланып, авыр хәлдә калганнарга терәк булырга карар кылган. Алар ярдәмнең никадәр мөһим булуын үз тарихларыннан үрнәк итеп сөйли ала. KZN.RU порталы гаҗәеп язмышлар белән таныштыруны дәвам итә.

Денис Гордийко фотосы

Анастасия Кий: «Иң мөһиме, кызгана белү һәм башкаларга ярдәм итәргә курыкмау»

2022 елда Анастасия Кийның иптәше махсус хәрби операциягә киткәч, ул ике кызы белән кала. Ике яше дә тулмаган бер баласы түләүле балалар бакчасына йөргән. Гаилә башлыгы туган ил өчен көрәшкәндә, Анастасиянең балалар бакчасына түләү мөмкинлеге калмый, баланы бушлай мәктәпкәчә учреждениегә урнаштырырга кирәк була. Ул ярдәм сорап, «Игелекле Казан» шалтырату үзәгенә мөрәҗәгать итә, һәм аны оешма җитәкчесе Татьяна Мерзлякова белән шәхси очрашуга чакыралар. Бер очрашу озак вакытлы хезмәттәшлеккә әверелә. Хәзерге вакытта Анастасия актив волонтерлык эшчәнлеге белән шөгыльләнә, хәйрия оешмасы белән җитәкчелек итә, хәрби хезмәткәрләргә, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларга һәм ветераннарга, яралыларга һәм аларның гаиләләренә һәрьяклап ярдәм күрсәтә һәм «Игелекле Казан» карамагындагыларының ярдәм сорап мөрәҗәгать итүләренә җавап бирә.

««Игелекле Казан»га һәм шәхсән Татьяна Сергеевнага рәхмәтлемен! 2022 елда – минем өчен шундый авыр вакытта – миңа баламны балалар бакчасына урнаштыру мәсьәләсе белән ярдәм иттеләр, барлык ташламаларны хәл итәргә кулдан килгәннең барысын да эшләделәр», – дип искә ала Анастасия Кий.

Анастасия билгеләп үткәнчә, ирекле эшчәнлек белән ул һәрвакыт шөгыльләнгән, ярдәмгә мохтаҗ кеше яныннан үтеп китә алмаган. МХОдә катнашучыларга ярдәм итү белән бала карау буенча декрет ялында ук актив шөгыльләнә башлаган.

«Башта волонтерлык хәрәкәтләрендәге җыемнарга «декрет» акчаларымнан кечкенә өлеш чыгара идем, дарулар сатып алдым, сугышчыларга җибәрдем. Волонтерлык төркемнәре белән кызыксындым. Вакытлар узу белән тактик медицина эшләнмәләре тегү белән шөгыльләнүче «Золотые руки ангела» («Фәрештәнең алтын куллары») дигән Россия хәрәкәтенә кушылдым. Хәрәкәтнең Казан филиалы яраларны эшкәртү һәм бәйләү өчен медицина кирәк-ярак пакетлары тегә. Үзем тегә белмәгәнгә, эшләнмәләрне юарга һәм үтүкләргә булыштым. Боларның барысын да өйдә эшләдем. Ярдәм итәргә бик зур теләк бар иде», – дип уртаклаша Анастасия.

Соңыннан ул ирекле эшчәнлеген дәвам итә. 2023 елның җәендә Анастасия Кий «Тепло Своих» волонтерлык хәрәкәтен җитәкли, ул Казанның медицина учреждениеләрендә һәм Россиянең башка төбәкләрендә дәваланучы яралыларга ярдәм итә.

«Тепло Своих» оешмасына ярдәм итүче волонтерлар һәм битараф булмаган кешеләр «Игелекле Казан» карамагындагыларга социаль ярдәм дә күрсәтәләр:

«Бездә памперслар, чүпрәкләр, кирәкле яки сирәк медицина препаратлары кебек чыгымнар артык булганда, без аларны рәхәтләнеп уртаклашабыз. Татьяна Сергеевнага шалтыратам һәм нәрсә белән ярдәм итә алуыбызны сорыйм. Кайвакыт ул үзе шалтырата, бездә инвалид коляскалары бармы дип сорый, ә бездә алар бар, шуңа күрә үтенечкә рәхәтләнеп җавап бирәбез. «Игелекле Казан» карамагындагылары безнең яралы сугышчыларыбызга оекбашлар бәйлиләр, хатлар язалар, җыеннарда булышалар. Менә шундый яхшы хезмәттәшлек. Җылылык белән уртаклашу һәм бер-беребезгә ярдәм итү, кызгану һәм ярдәм итүдән курыкмау безгә дөньябызны яхшырак итәргә һәм илебезгә барлык кыенлыкларны җиңәргә ярдәм итәчәк. Үз вакытында миңа «Игелекле Казан»да бик ярдәм иттеләр. Тормышның катлаулы чорында, ирем үз теләге белән махсус хәрби операция кырларына киткәч, мине хупладылар. Бу җылы һәм кешелекле мөнәсәбәт. Миннән бары тик «Сиңа нәрсә белән ярдәм итәргә?» – дип сорадылар һәм ярдәм иттеләр. Бу минем өчен бик кыйммәтле», – дип билгеләп үтә Анастасия Кий.

Тимур Николаев: «Игелекле Казан» ярдәме белән без хәйриячелекнең ничек эшләвен аңладык»

Тимур Николаев диабет турында башкалардан күбрәк белә. Бу диагноз белән шәхсән очрашкач, ул вәзгыятьне кабул итеп, аны миссиягә әйләндерә, бөтен ил буйлап меңләгән кеше өчен терәк була. Шулай ук диабет диагнозы куелган кешеләрдән команда төзеп, ул ярдәм итүнең цифрлы системасын – мобиль кушымталар, онлайн сервислар һәм «Шикәр нормада» мәктәбен ачкан. «Безнең эш нигезендә – шәхси тәҗрибә. Без кешеләргә белем һәм авыруны контрольдә тоту кушымтасына түләүсез керү мөмкинлеге бирәбез. Минем өчен бу бизнес кына түгел, бу гомер эше», – дип уртаклаша Тимур Валерьевич.

2022 елда проект авырлыкларга юлыккан – нигез салучының финанс мөмкинлекләре кимегән.

Язмыш хәлиткеч борылыш Тимурны «Игелекле Казан» оешмасы директоры Татьяна Мерзлякова белән очраштырган. Коворкинг буенча экскурсиядән соң, Тимур шул урынны бик ошаткан һәм аны «500 квадрат метрлы мәхәббәт» дип атаган. Тимурга ике урынлы аерым кабинет тәкъдим иткәннәр. Әгәр элек офисны арендага алган булса, бу кабинет бушка бирелгән, һәм акчаларны бары тик проектны үстерүгә генә тотарга мөмкинчелек барлыкка килгән.

Проектның нәтиҗәлелеге югары булып чыккан: дүрт ел эчендә аның күләме 10 тапкырга арткан. Онлайн мәктәпне тәмамлаучылар саны 10 меңгә җиткән. Даими эш, грантлар язу һәм остазлык нәтиҗәсендә проект бюджеты 500 меңнән 5 млн сумга кадәр арткан, ә агымдагы елда 15 млн сумга ирешү планлаштырыла.

«Без хәйриячелекнең эчтән ничек оештырылганын аңладык, – дип билгеләп үтә Тимур Николаев. - «Игелекле Казан» безнең сервисларны һәм онлайн укытуны киңәш иткәндә, финанслау алу мөмкинлекләре кискен арта: бу оешмага ышаналар, аны беләләр һәм хөрмәт итәләр».

Хәзер Тимур Николаев командасы мөһим этапка – «Игелекле Казан» базасында «Шикәр нормада» офлайн клубын ачарга әзерләнә. Бу тере аралашу, табиблар консультацияләре һәм тәҗрибә уртаклашу өчен киңлек булачак, анда кешеләр ярдәм таба һәм үзләренең ялгыз түгеллеген тоя алачак. «Мин Татьяна Сергеевнага һәм «Игелекле Казан» командасына бу дөньяны яхшырак итү мөмкинлеге өчен чиксез рәхмәтле, – ди Тимур Валерьевич. – Шушы ярдәм белән без диабетны хөкем карары түгел, ә тулы тормыш рәвеше икәнен исбатлыйбыз».

Татьяна Никитина: «Синең ярдәмеңнән кемнеңдер тормышы яхшы якка үзгәрә икән, шул мизгелдә син чыннан да бәхетле икәнлегеңне аңлыйсың»

Татьяна Никитина – ут йөрәкле һәм бетмәс энергияле пенсионер ханым.

Бер ел элек ул бик катлаулы хәлдә калган: аңа катлаулы торак мәсьәләсен җайга салырга, юридик нечкәлекләргә төшенергә һәм фатирга хокукларын рәсмиләштерергә кирәк булган. «Минем зур проблемаларым бар иде, – дип искә ала ул. – Аларны ничек чишеп бетерергә – матди яктан да, социаль яктан да, юридик яктан да белми идем».

Бу авыр мизгелдә Татьяна ярдәм сорап «Игелекле Казан»га мөрәҗәгать итә. Волонтер-юристлар бушлай консультация белән генә чикләнмәгәннәр – алар вәзгыятьне игътибар белән өйрәнгәннәр, төрле чишелешләр тәкъдим иткәннәр һәм әкренләп барлык кыенлыкларны хәл итәргә ярдәм иткәннәр.

«Мине кешеләрнең риясыз эшләве сокландырды – тыныч кына барысын да аңлаттылар, күп нәрсәләргә күзләремне ачтылар. Аларның һөнәри осталыгы һәм риясыз ярдәм итәргә теләве миңа шулкадәр тәэсир итте, мин бу яхшылыкның бер өлеше булырга телим дигән карарга килдем», – дип уртаклашты әңгәмәдәш.

Татьяна Васильевна «Игелекле Казан» волонтерлары сафына кергән. Бүген ул үзенең эшчәнлеге турында горурланып сөйли: «Мин кешеләргә төрле юнәлешләрдә ярдәм итәргә тырышам, чараларны оештыруда булышам, акцияләрдә катнашам. Кирәк икән, эш белән, кирәк икән, яхшы киңәш белән ярдәм итә алам». Моннан тыш, каты авырулы балалар өчен азык-төлек җыелмалары җыя, үзенчәлекле балалар өчен остаз булып чыгыш ясый, спорт вакыйгаларында волонтер сыйфатында ярдәм итә һәм аз хәрәкәтләнүче кешеләргә дарулар һәм азык-төлек китерә.

«Иң кыйммәтлесе – безнең волонтерлар коллективы. Без чын командага әверелдек, бездә һәркем иңгә-иң куеп, җиң сызганып эшли. Чөнки синең ярдәмеңнән кемнеңдер тормышы яхшы якка үзгәрә икән, шул мизгелдә син чыннан да бәхетле икәнлегеңне аңлыйсың», – ди Татьяна Никитина.

Рамил Кәримов: «Без һәркемгә тормышта үз урынын табарга ярдәм итәбез»

Рамил Кәримов – кешеләрдә чикләүләр түгел, чиксез мөмкинлекләр күрә белүче кеше.

Рамил «Байкал» компаниясе белән җитәкчелек итә, әмма иң мөһиме аның өчен – «Татар-Дар» проекты. Әлеге иҗади юнәлеш үсеш үзенчәлекләре булган балаларга шатлык бүләк итә һәм махсус хәрби операция ветераннарына яңа тормышка җайлашырга ярдәм итә.

Барысы да күчмә мастер-класслардан башланган: ел ярым дәвамында Рамил командасы Казанның инклюзив үзәкләренә балаларны агач эшкәртүгә өйрәтергә йөргән.

«Игелекле Казан»га волонтер даими дәресләр өчен бина сорап мөрәҗәгать иткән. «Безгә Калинин урамында, шәһәрнең нәкъ үзәгендә киңлек бүлеп бирделәр. Бер ай эчендә без анда ремонт ясадык һәм остаханәнең ишекләрен ачтык», – дип сөйләде ул.

Хәзер атнага ике тапкыр остаханәдә «Игелекле Казан» карамагындагылары җыела. Остазларының җитәкчелегендә алар агачка рәсем ясарга, бизәкләрне яндырып төшерергә өйрәнәләр һәм үз куллары белән иҗат җимешләре булдыралар.

Балта осталыгы белән шөгыльләнү вак моториканы үстерә, иҗади мөмкинлекләрне арттыра. «Үсеш үзенчәлекләре булган, балта осталыгы белән мавыккан балалар еш кына фикри киңлектә һәм иҗадилыкта яшьтәшләрен узып китәләр, – дип аңлатты Рамил Кәримов. – Алар куллары белән иҗат итәргә өйрәнәләр һәм бөтенләй яңа, көтелмәгән яктан ачылалар».

Иҗат итүгә кушылучыларның уңышлары белән илһамланып, волонтер проект офыкларын киңәйтергә карар кыла. Хәзер «Татар-Дар» җәрәхәтләр һәм сәламәтлекләре буенча чикләүләр белән очрашкан махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен яңадан тормышка җайлашу программасын башлап җибәрә. «Сентябрьдән без аларны агачка уеп ясарга өйрәтә башлыйбыз. Безнең халык һөнәрчелеге осталары белән килешүебез бар, киләсе елга уку планы эшләнде. Без аларга күнекмәләрен үстереп, кабат тормышны өйрәнергә, яраклашырга, үз урынын табарга ярдәм итәбез», – дип уртаклашты әңгәмәдәш.

Ул билгеләп үткәнчә, балта осталыгы – кыйммәт булмаган һәм кулай эш. «Әмма бу дөньяны яхшы якка үзгәртә торган файдалы эш. Баламы, олымы – аларның күзләренең ялтыравын күргәч, бернәрсә дә юкка түгел икәнлеген аңлыйсың», – дип йомгаклады сүзен Рамил Кәримов.

Барлык яңалыклар