Җирле әһәмияткә ия мәдәният мәсьәләләрен гамәлгә ашыру өлкәсендә үз вәкаләтләре кысаларында идарә итү вазифаларын үтәү, аерым алганда, халыкка китапханә хезмәте күрсәтүне оештыру, ялны оештыру шартларын булдыру һәм шәһәр округы халкын мәдәният оешмалары хезмәтләре белән тәэмин итү, шәһәр округы чикләрендә урнашкан җирле (муниципаль) әһәмияткә ия мәдәни мирас объектларын (тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне) саклау хезмәтләре белән тәэмин итү, балаларга өстәмә белем бирү (балаларга төбәк әһәмиятендәге учреждениеләрдә өстәмә белем бирүдән тыш) Мәдәният идарәсенең төп эшчәнлеге булып тора.
Мәдәният идарәсе ел саен үткәрелә торган Җиңү бәйрәме, татар халкының милли бәйрәме Сабантуй, Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре көне, «Игелекле дулкын» һәм «Аксенов-фест» кебек шәһәр күләмендәге зур чараларны, фестивальләрне, иҗтимагый киңлекләрдә Яңа ел чараларын һәм сезонлы вакыйгаларны оештыручы булып тора.
Муниципаль мәдәният учреждениеләре челтәренә 106 объектта урнашкан 50 учреждение: 18 мәдәни-ял учреждениесе, 25 балалар сәнгать мәктәбе, Казан шәһәр филармониясе, София Гобәйдуллинаның заманча музыка үзәге, «Ля-Примавера» Казан камера оркестры, Музей комплексы, Казан зооботаника бакчасы, Парклар һәм скверлар дирекциясе керә.
Казан шәһәре Башкарма комитетының Мәдәният идарәсендә гражданнарны шәхси кабул итү һәр сишәмбе 14.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр түбәндәге адрес буенча алып барыла: Казан шәһәре, Профсоюз урамы, 25/15 йорт. Язылу өчен телефон: +7 (843) 223-24-04.